Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан ветераннарга нинди түләүләр каралган?
Россия Федерациясе Президентының 2025 елның 15 гыйнварында дөнья күргән «1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Россия Федерациясенең кайбер категория гражданнарына бер тапкыр бирелә торган түләү турында»гы 15 санлы Указы нигезендә, агымдагы елның апрель-май айларында Россия Федерациясе, Латвия, Литва, Эстония, Абхазия, Көньяк Осетия һәм Днестр буе республикалары территориясендә даими яшәүче РФ гражданнарының түбәндәге категорияләренә 80 000 сум күләмендә акча бирелә:
– 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы инвалидларына;
– 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, шул исәптән хәрби хезмәтне 1941 елның 22 июненнән алып 1945 елның 3 сентябренә кадәр кимендә 6 ай хәрби частьләрдә хәрәкәттәге армия составына кермәгән учреждениеләрдә, хәрби-өйрәнү оешмаларында үтүчеләргә, шулай ук күрсәтелгән чорда СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнүче сугышчыларга;
– Һава оборонасы, җирле һава оборонасы объектларында, оборона корылмалары төзелешендә, хәрби-диңгез базалары, аэродромнар һәм хәрәкәттәге фронтларның тыл чикләрендәге башка хәрби объектларда, хәрәкәттәге флотларның операция зоналарында хезмәт куючыларга;
– 1941-1945 елгы сугышта, япон сугышында катнашучыларга;
– 1941-1945 елгы сугышта катнашкан үлгән инвалидларның, 1941-1945 елгы сугышта катнашучыларның тол хатыннарына (ирләренә).
50 000 сум:
– 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр тылда кимендә 6 ай хезмәт куючыларга (СССРның вакытлыча оккупацияләнгән территорияләрендә эшләү чоры керми);
– Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәт өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнүчеләр, ягъни тыл хезмәтчәннәренә;
– Нацист концлагерьлары, төрмә һәм геттоларның балигъ булган тоткыннарына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев