САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белдерүләр

Кышкы юл ни өчен озын?

Редакциягә яңа китап кайтты.

Ул – Башкортостанда яшәп иҗат итүче яшь язучы Аида Хәйртдинованың “Кышкы юл озын иде” дип аталган повесте. Исеменнән үк күргәнегезчә, әсәр укучыны беренче җөмләсеннән үк үз эченә бөтереп алып кереп китә торган. Чыннан да, ул – бер тын алуда укып чыгыла торган китап. Язучының үзе әйтүенчә, андагы вакыйгалар да, геройлар да тормыштан алынган. Җиләк кебек кыз чагыннан урланып, егерме ел гомере хурлыклы әсирлектә үткән Кәримәнең күргәннәре – чәчләр үрә торырлык... Балалары белән бергә була алырмы? Язмыш аны туган якларына кайтарырмы? Авыл аны ничек кабул итәр? Әсәрдә шушы һәм башка сорауларга җавап табарсыз.
Җыентыкка язучының шактый гына хикәяләре дә кертелгән.
Китапның бәясе кыйммәт түгел һәм ул – санаулы. Алып калырга ашыгыгыз, дуслар!


РЕКЛАМА
Филиал АО ТАТМЕДИА "Сарман ИРЦ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев