САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белдерүләр

Бүген муниципаль район Советында Сарман муниципаль районында террорга каршы комиссиянең утырышы булды

Аны комиссия рәисе - муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды

  • Утырышта иң элек алда көткән бәйрәмнәр - Корбан бәйрәме, Республика көне, Белем бәйрәме чорына халык күп җыелган урыннарда иминлекне тәэмин итү, аларга әзерлек чаралары турында сүз барды. Шулай ук районда миграция мәсьәләсе, социаль челтәрләрдә экстремистик характердагы мәгълүмат тарату фактларын булдырмау, авыл җирлекләрендә террорчылык һәм экстремизмны кисәтү буенча күрелә торган чаралар турында чыгышлар тыңланды. Утырышта комиссия рәисе урынбасары - РФ куркынычысызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Зәй шәһәрендәге бүлекчәсе хезмәткәре Рамил Нәҗмиев катнашты һәм чыгыш ясады. Ул җирлек башлыкларына, оешма-учреждениеләр җитәкчеләренә чит ил гражданнарын эшкә алганда, миграция законнарының бозылуына юл куймауга, ташландык йортларны игътибар үзәгендә тотуга аеруча басым ясады, гомумән, районда иминлекнең һәркемгә бәйле булуын, билгесез кешеләргә, шикле әйберләргә битараф булмау кирәклеген искәртте.Шуны да искәртеп китәбез, эчке эшләр бүлегендә реконструкция эшләре белән бәйле рәвештә, дежур частьнең телефоны үзгәрде: 5-02-16.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев