САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Үз хезмәтләрендә югары күрсәткечләргә ирешкән терлекчеләргә бүләкләр тапшырылды

Кичә Сарман муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең терлекчелек буенча консультанты Рәмилә Муратова район агрофирмаларының сөтчелек ферма - комплексларында булып, хәлләрнең ни дәрәҗәдә икәнлеген карап, терлекчелектә икенче квартал нәтиҗәләре буенча алдынгыларны билгеләп үттеләр.

Хезмәтен җиренә җиткереп башкарган, гомер буе яраткан һөнәренә тугры булган һәм югары күрсәткечләргә ирешкән савымчыларга, терлек караучыларга, ясалма орлыкландыру технологларына, терлек үрчетү буенча ферма мөдирләренә, ветеринария белгечләренә акчалата бүләкләр тапшырылды һәм хезмәтләре өчен рәхмәт белдерелде. Район башлыгы урыннарда эшнең торышы белән танышу максатыннан шулай ук ферма мөдирләре белән әңгәмә корды, эш шартларын сораштырды, проблемалар бармы-юкмы икәнлеге белән кызыксынды. Шунысы сөендерә - хезмәт юлларын терлекчелек белән бәйләгән яшьләр аз түгел иде. Барысы да зур җаваплылык тоеп эшләрендә яхшы нәтиҗә күрсәтәләр.

Бүләкләү 12 номинациядә үтте.

1. “Иң яхшы машина белән сыер саву операторы” (МТК) номинациясендә:

1нче урын – Евсеева Мария (“Сарман” агрофирмасы, Кәүҗияк)

2нче урын – Мөхәммәтҗанова Дамира (“Сарман” агрофирмасы, Кәүҗияк)

3нче урын – Шәйдуллина Гөлсинә (“Нөркәй” агрофирмасы, Юлтимер)

2. “Иң яхшы машина белән сыер саву операторы” (МТФ) номинациясендә:

1нче урын – Сәмигуллина Сәүия (“Сарман” агрофирмасы, Иске Әлмәт)

2нче урын – Даутова Нәзирә (“Сарман” агрофирмасы, Иске Әлмәт)

3нче урын – Гайфутдинова Рәзилә (“Сарман” агрофирмасы, Мортамак)

3. "Иң яхшы терлекче" (МТК) номинациясендә:

1нче урын – Тимофеев Анатолий (“Сарман” агрофирмасы, Кәүҗияк)

2нче урын – Хансүәров Радик (“Сарман” агрофирмасы, Кәүҗияк)

3нче урын – Мөхәммәтҗанов Марсель (“Нөркәй” агрофирмасы, Юлтимер)

4. "Иң яхшы терлекче" (МТФ) номинациясендә:

1нче урын – Фәтхутдинов Фәнис (“Сарман” агрофирмасы, Иске Әлмәт)

2нче урын – Фәсхетдинов Әлфия (“Сарман” агрофирмасы, Иске Әлмәт)

3нче урын – Латыйпов Рәис (“Сарман” агрофирмасы, Мортамак)

5. "Иң яхшы бозау караучы" номинациясендә: 1нче урын – Латыйпова Сәрия (“Сарман” агрофирмасы, Мортамак)

2нче урын - Давлетбаев Риназ (“Сарман” агрофирмасы, Иске Әлмәт)

3нче урын – Каньшина Гөлсинә (“Нөркәй” агрофирмасы, Шыгай)

6. "Бозау үстерүдә эшләүче иң яхшы терлекче" номинациясендә: 1нче урын- Шәйдуллин Фәрит (“Нөркәй” агрофирмасы, Шыгай)

2нче урын – Никоноров Альберт (“Нөркәй” агрофирмасы, Юлтимер)

3нче урын – Ибатуллин Илшат (“Сарман” агрофирмасы, Иске Минзәләбаш)

7. "Иң яхшы ясалма орлыкландыру технологы" номинациясендә:

1нче урын - Гыймадиева Людмила ("Сарман" агрофирмасы, Ләшәү-Тамак)

2нче урын – Юсупова Альбина ("Сарман" агрофирмасы, "Мортамак")

3нче урын – Исламов Рәмис ("Сарман" агрофирмасы, "Кәүҗияк")

8. “Иң яхшы лаборант” номинациясендә:

1нче урын – Шәйдуллина Юлия (“Сарман” агрофирмасы, Ләшәү-Тамак)

2нче урын – Губаева Лайсирә (“Нөркәй” агрофирмасы, Юлтимер)

3нче урын – Баязитова Сәрия (“Сарман” агрофирмасы, Иске Әлмәт)

9. “Хуҗалыкның иң яхшы ветеринария белгече” номинациясендә:

1нче урын – Нургалиева Людмила (“Сарман” агрофирмасы, Иске Әлмәт)

2нче урын – Иванов Максим (“Сарман” агрофирмасы, Ләшәү-Тамак)

3нче урын – Лигофеев Сергей (“Сарман” агрофирмасы, Кәүҗияк)

10. "Товарлыклы-сөтчелек комплексы начальнигы" номинациясендә: 1нче урын – Сибгәтуллин Илмир (“Нөркәй” агрофирмасы, Юлтимер)

2нче урын – Сәхипов Радик (“Сарман” агрофирмасы, Кәүҗияк)

3нче урын – Хасанов Илсур (“Нөркәй” агрофирмасы, Шыгай)

11. "Товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире" номинациясендә:

1нче урын - Шәйдуллин Рамил ("Сарман" агрофирмасы, Ләшәү-Тамак)

2нче урын – Шигапов Айдар (“Сарман” агрофирмасы, Мортамак)

3нче урын – Нуриәхмәтова Зәкия (“Сарман” агрофирмасы, Иске Әлмәт)

12. "Бозау үстерүдә эшләүче иң яхшы ферма мөдире" номинациясендә: 1нче урын – Мөхтәрова Фирая (“Нөркәй” агрофирмасы, Карашай)

2нче урын – Юсупова Лилия (“Нөркәй” агрофирмасы, Шәрләрәмә)

3нче урын – Габидуллин Салават (“Сарман” агрофирмасы, Чукмарлы)

Автор: Рания Талибуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев