САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Язгы чәчү алдынгыларын бүләкләделәр 

Язгы кыр эшләрендә катнашучы механизаторлар арасында ярышка старт бирелүе мәгълүм. Беренче җиңүчеләр үз бүләкләрен алдылар инде.

Бүген икенче өчкөнлеккә нәтиҗә ясалды. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Илнур Салихов катнашындагы комиссия, районыбыз басу-кырларында булып, чәчүдә алдынгыларны бүләкләделәр. Җиңүчеләр дүрт номинациядә билгеләнде. Ә нәтиҗә бер сменага бирелгән норма үтәлешеннән чыгып ясалды. 
Безнең илдә чыгарылган тракторларда эшләүче механизаторлар арасында бу өчкөнлектә дә “Сарман” агрофирмасыннан Ленар Газизов җиңүче булды. Аның хезмәттәше Фәрхәт Салихов икенче урын өчен акчалата бүләк алды. “Нөркәй” агрофирмасы механизаторы Раиф Солтанов бу юлы да өченче булды. 
Чит ил тракторларын иярләүчеләр арасында иң яхшы күрсәткеч -“Җәлил” агрофирмасыннан Павел Ивановта. Икенче урында – хезмәттәше Румил Кыямов. Узган өчкөнлектә беренче барган Альберт Ханнапов бу юлы өченче урынны алды. 
Чәчкечләрдә эшләүчеләрне комиссия членнары аерым бәяләделәр. Шикәр чөгендере чәчү буенча алдынгылыкны “Җәлил” агрофирмасы хезмәтчәннәре алдылар. Барлык сертификатлар да аларга тапшырылды. Зөфәр Гыймадиев, Сирин Байхуҗин, Фәнүс Фәрәхетдинов акчалата бүләкләр алдылар. 
Ашлык культуралары чәчүдә призлы урыннарның икесе – “Сарман”лыларда. Мансур Хафизов беренче булса, Дәвис Уразаев икенче урын өчен бүләкләнде. Без басуга барганда, алар гәрчич чәчәләр иде. Өченче урынны “Җәлил” агрофирмасыннан Ленар Якупов алды. 
- Рәхмәт хезмәтне күрә белүегезгә, мондый игътибар булганда, эшләргә була. Тагын килегез, - диделәр булачак уңышка нигез салучылар. 
Аларга җавап итеп, Фәрит Мөнәвирович: “Сез без килерлек итеп эшләсәгез, килербез”, - диде. 
Бүгенге көнгә район буенча 50 меңнән артык җирдә тырмалау эшләре башкарылган. Арпа чәчелеп беткән, 10 мең гектарда планлаштырылган язгы бодайның 1,5 меңе җир куенына кергән. 9269 гектар чөгендернең 3600ында, 4647 гектар җирдә планлаштырылган көнбагыш та 2100 гектарда чәчелгән. 11500 гектар пар җирләренең 3300 гектарында сидерат чәчелгән. Уҗым басуларында төрле чирләргә каршы һәм яфракка тукландыру эшләре төгәлләнеп килә. 
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X