САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Урактагы бәйгенең икенче җидекөнлеге җиңүчеләре бүләкләнде

Кичә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, басуларда булып, уракта катнашучы механизаторлар арасындагы бәйгенең икенче җидекөнлеге җиңүчеләрен бүләкләделәр.

 

Реклама

Беренче төркем комбайнчылар арасында акчалата премияләргә «Нөркәй» агрофирмасыннан Ленар Габдрахманов, Фәнис Гарипов һәм Айдар Гайнетдинов лаек булдылар. Икенче төркемдә җиңүне «Җәлил» агрофирмасы комбайнчысы Руслан Кәлимуллин яулады. Икенче-өченче урыннарда – «Нөркәй» агрофирмасыннан Рамил Салихов белән Марат Камалов. Игеннәрне теземнәргә салуда эшләүчеләр арасында беренчелек – «Нөркәй» агрофирмасыннан Сәлмән Шакировта. Икенче-өченче урыннарда – «Җәлил» агрофирмасы механизаторлары Рафаэль Фәрхетдинов белән Наил Кыямов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X