САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Урак ахырына якынлаша, комбайнчылар бүләк ала

Район басуларында 6 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәрге бишкөнлектә уракта иң югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчылар бүләкләнде.

Премияләрне муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов тапшырдылар.

Беренче төркемдә беренче һәм икенче урыннарны “Сарман” агрофирмасыннан  Хатип Хафизов белән Ринат Сәгъдәтов алдылар. Өченче урын өчен “Җәлил” агрофирмасы комбайнчысы Раил Фәртдинов бүләкләнде. Икенче төркемдә беренчелек –  “Сарман” нан Илдар Хафизовта. Икенче урында – “Җәлил”дән Ленар Якупов. Өченче урынны “Сарман”нан Дәвис Уразаев яулады. Игеннәрне теземнәргә салуда эшләүчеләр арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урын- Кыямов Наил (“Җәлил”а/ф), икенче урын – Марсель Сәлахиев (“Сарман а/ф), өченче урын – Сәлмән Шакиров (“Нөркәй” а/ф). Бүгенгә игеннәр 41300 гектардан, ягъни тиешле мәйданнарның 94 процентыннан җыеп алынган. Тулаем җыем 149,3 мең тонна тәшкил итә.

Реклама

Энҗимә Габдрахимова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X