САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районга эшлекле сәфәр кылды

 Ул иң элек муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин белән вертолетта басуларны карап әйләнде, “Нөркәй” агрофирмасының көзге бодай басуында булды.

 

 – Сез игенчелек культурасында революцион үзгәрешләр кертеп киләсез. Соңгы елларда сезне башкаларга үрнәк итеп куябыз, - диде ул соңыннан хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашып сөйләшкәндә.- Алга таба да үзегезнең көйләнгән технологиягезне куллануны дәвам итеп, тагын да мулрак уңышлар алырга насыйп булсын. Уңыш мул булган саен, икмәкнең үзкыйммәте түбәнрәк була. Чәчүдә оешып эшләвегез бик әйбәт. Инде тишелгән, тишелеп килүче басуларыгыз бар, көзге бодай басуы да өметле күренә. Үткән елгы күләмдәге уңышларны алырга язсын.

Районда бүгенге көнгә чәчү эшләре 27670 гектарда, ягъни тиешле мәйданнарның 53 процентында башкарылган. Арпа чәчү төгәлләнгән, язгы бодай - 2700 гектарда (28 %), шикәр чөгендере 4800 гектарда (52 %) чәчелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев