САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Теләк барда эш карышмый, - ди фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фаис Мөхәммәдиев

Соңгы елларда авыл хуҗалыгы өлкәсендә үз эшләрен җәелдерергә, терлекчелек, үсемлекчелек, кортчылык, кошчылык белән шөгыльләнергә теләгәннәргә мөмкинлекләр җитәрлек. Дәүләт программалары гамәлдә, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме дә зур.

– Үз эшен башлаучыларга, кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләгәннәргә хөкүмәт ярдәмгә килә. Буаз тана сатып аласың киләме, мини-ферма төзисеңме, субсидияләр каралган. Хәтта билгеле күләмдә кош-корт сатып алганда да, дәүләт программаларыннан файдаланырга була. Бары тик теләк кирәк, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов. Районда тугыз меңнән артык шәхси хуҗалык бар. Аларда 7820 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 2927 баш сыер, 103 баш дуңгыз, 9000 баш 
сарык һәм кәҗә, 319 баш ат асрала. 4 меңнән артык умарта оясы исәпләнә. Бүгенге көндә 70 крестьян-фермер хуҗа-лыгы эшли, шуларның 61 е – терлекчелек һәм үсемлекчелек, 6 фермер яшелчәчелек белән шөгыльләнә. 3 хуҗалык кошчылык юнәлешендә эшли. Янурыс авылында яшәүче Фаис Мөхәммәдиев 2016 елда фермер булып теркәлеп, үз эшен башлый. 2017 елда “Эшен башлаучы фермерларга ярдәм” программасында катнашып, грант ота. Ул акчаларга бизнес-план нигезендә маллар торагын реконструкцияли һәм симертү юнәлешендәге 30 баш мөгезле эре терлек ала. Бүгенге көндә аның крестьян-фермер хуҗалыгында ике кешегә рәсми рәвештә эшләү урыны да булдырылган. Маллар симертү өчен азык-төлек белән тәэмин ителештә дә проблемалары юк аның. Фаис Наис улы үсемлекчелек белән дә шөгыльләнә. 130 гектар чәчүлек җирләре бар. Аның 30 гектарында печән үссә, 100 гектарында арпа, корм катнашмасы игелә. Гектарыннан 25 центнердан да ким булмаган уңышның үзеннән артканы – печән, икмәк, салам белән авыл халкын да тәэмин итә фермер. Быел исә элиталы 
орлык та алган. Чәчүлек мәйданнарының бер өлешенә арпа белән бодай  чәчүне планлаштыра. Хуҗалыкны алып бару өчен барлык төр җиһазлары, кирәкле техникасын да юнәткән. 2009 елда ук “Лизинг-грант” программасына алынган МТЗ-82.1 тракторы нык ярдәмгә килә. Аңа барлык төр тагылма кораллары да бар. Фермада, басуда эшләгәндә, аларның барысы да үз урынында кирәк. Хуҗалыкта вакыты белән бернәрсә дә артмый. ГАЗ53 автомашинасы, комбайны да алды. – Район җитәкчелегенә, район һәм республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренә зур рәхмәт. Нинди генә программа-да катнашуга алынсак та, ярдәм итәләр, киңәшләр бирәләр. Язгы кыр эшләре вакытында ташламалы бәядән ашлама, ягулык материаллары бирелә. Элиталы орлыклар алган өчен дә субсидия каралган. Табышка да хөкүмәт ярдәме бар, - ди фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фаис Мөхәммәдиев. “60х40” дәүләт программасы буенча ашлама чәчү, химикатлар сиптерү җиһазлары да алганнар. Бу, сатып алынган җайланмаларның гомуми бәясенең 40 процен
ты субсидия рәвешендә хөкүмәт тарафыннан кире кайтарыла, дигән сүз. Әлбәттә, үзе эш алып барган кешегә һәрбер ярдәм аңа киләчәккә стимул гына бирә. Моннан тыш, Мөхәммәдиевлар күпләп сарык асрыйлар, савым сыерлары бар. Алары да – нәселле сөт токымлы сыерлар. Киләчәктә сөтлебикәләрнең дә баш саннарын арттыруны күздә тоталар. Менә шулай, эшләгәнгә – эш, теләк булганда, беләк карышмый.    Ә “Эшен башлаучы фермерларга ярдәм” программасында катнашырга теләгәннәр аңа агымдагы елның 19 маена кадәр катнаша алалар әле. Грантлар күпкырлы, һәм терлекчелек һәм үсемлекчелек продукциясе җитештерү күләме куәтен арттырган очракта бирелә. Аны 40 баштан да ким булмаган сыерга исәпләнгән сөт фермасы төзү; 80 баштан да ким булмаган мөгезле-эре терлек симертү фермасы төзү; 300 баштан ким булмаган сарык, шул исәптән 100 ана сарык үрчетү; 80 баш кәҗә асрау; кошчылык фермасы төзү; ат асрау фермасы төзү; бәрәңге үстерү; яшелчәчелек белән шөгыльләнү; җиләкҗимеш үстерү; балык товарлары үрчетү өчен дә алырга мөмкин. 

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев