Татарстанда киләсе атнадан көзге чәчү эшләре башланачак

Бүгенге көндә республикада 2,8 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынган.

ТР премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанда 715 гектар мәйданнан уңыш җыеп алынганын һәм киләсе атнадан көзге чәчү эшләре башланачагын әйтте. Бу хакта ул #ТатарстанОнлайн онлайн тапшыруында сөйләде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Татарстанда 2,8 миллион тоннадан артык ашлык җыелганлыгын әйтте. «Быел яхшы уңыш җыеп алырга өметләнәбез. Шөкер, яңгырлар үз вакытында яуды, алар ашлык өчен кирәк булды. Киләсе атнада урып-җыю белән параллель рәвештә чәчү эшләре башлана», — дип сөйләде ул. Республика буенча бөртеклеләрнең уртача уңышы гектардан 39,3 центнер тәшкил итә. «7 районның күрсәткечләре гектарына 45әр центнердан югарырак чыккан», — ди Марат Җәббаров. Министр Зәй (гектарга 60,7 центнер), Тәтеш (гектарга 56,7 центнер), Сарман (гектарга 51,6 центнер), Минзәлә (гектарга 47,3 центнер), Актаныш (гектарга 47 центнер), Кукмара (гектарга 45,2 центнер), Азнакай (гектарга 45,1 центнер) муниципаль районнарын аерым атап үтте. «Гомумән алганда, Татарстан буенча 1,5 миллион гектар бөртекле һәм кузаклы культуралар, 230 мең гектар рапс һәм көнбагыш җыеп алыначак», — диде Марат Җәббаров. 

Фото: "Татар-информ" архивы

Чыганак: tatar-inform.tatar
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 июль 2021 - 11:28
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • 9 июль 2021 - 11:25
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар