САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов районда урып-җыю эшләренең барышы белән танышты

Ул авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин белән вертолеттан басуларны карап әйләнде. Аннан “Җәлил” агрофирмасының Рантамак авылы янындагы көзге бодай басуында хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар, фермерлар, комбайнчылар белән очрашты.

  • Фәрит Мөнәвирович аны эшләрнең барышы белән таныштырды, яңгырлар явып тору сәбәпле, тулы куәткә эшләп булмауны билгеләп, һава торышы әйбәт булганда, көнгә 2000 гектарда эш башкару мөмкинлеге булуын билгеләп үтте. Бүгенге көнгә исә район буенча игеннәр 8500 гектардан җыеп алынган. Һәр гектардан уртача уңыш 40 центнер булып, тулаем җыем 34 мең тонна тәшкил итә.
  • Соңыннан Президентка Сарманның Бакыр базында музей-заповедник булдыру буенча презентация күрсәтелде.
  • Энҗимә Габдрәхимова язмасы һәм фотолары.
  •  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев