Шикәр чөгендере алуда эшләүче алдынгы механизаторлар, агрономнар бүләкләнде

Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, басуларда булып, шикәр чөгендере алуда эшләүче алдынгы механизаторларны, агрономнарны бүләкләделәр.

Чөгендер алучылар арасында өч урынны да «Сарман» агрофирмасы механизаторлары – Альмир Сәрвәров белән Рузил Сәетшин, Иршат һәм Рамил Галиевлар, Заһир Шәйхеразиев белән Илдар Гыйләҗев экипажлары алды. Төягечләрдә эшләүчеләрдән беренчелек тә – «Сарман» агрофирмасында: Ринат Илдарханов бу җидекөнлектә 8407 тонна чөгендер төяп җибәргән. Икенче урында – «Нөркәй» агрофирмасыннан 7986 тонна чимал төяп җибәргән Илфат Йосыпов. Өченче урында – «Җәлил» агрофирмасыннан Дамир Моратов, ул 7479 тонна төягән. Агрономнардан беренчелекне «Нөркәй» дән Рөстәм Исмәгыйлов алды, икенче урында – «Җәлил» агрофирмасыннан Гөлнара Гарифуллина, өченче урында – «Сарман»нан Рамил Шакирҗанов.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    1 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша