САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Шигырен дә яттан укый, яшьләрне көнләштерерлек бии дә

 Күктау авылында гомер кичерүче хезмәт һәм тыл ветераны Зиятдинова Әминә Җиһангир кызына 90 яшь тулды.

 Аны юбилее белән котларга район советы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илсур Сәлимгәрәев килде. Ул ветеранга  Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын  һәм район башлыгының истәлек бүләген  тапшырды. Петровка-Завод авыл җирлеге башлыгы Зилә Хуҗина да аңа иң изге теләкләрен ирештерде. Әминә апаның 90 яшьлеге хөрмәтенә балалары Коръән ашы да уздырды. Аны котларга 5 баласы, 10 оныгы, 14 оныкчыгы, Лениногорскидан ике бертуганы Флюра сеңлесе, туганнары килгән; каенсеңлесе Наҗия,  Саҗидә, Сәвия күршеләре, авылдашлары да кергән. “Әминә апа безнең активисткалардан булды. Эшен дә батырып эшләде, авыл күләмендә үткәрелгән төрле чараларда да актив катнашты һәм хәзер дә катнаша: шигырен дә  яттан укый, яшьләрне көнләштерерлек итеп бии дә. Алга таба да шулай оптимист булып, якыннарың янәшәседә балкып яшәргә язсын,” -диде аңа Зилә Флеровна. Ветеран һәм аның куанычын уртаклашырга килгән туганнары, чордашлары өлкән кешене шулай хөрмәтләгәннәре өчен Владимир Путинга, Рөстәм Миннехановка, Фәрит Хөснуллинга, район, авыл җитәкчелегенә рәхмәтләрен белдерделәр, ил-көнгә иминлек теләп, дога кылдылар. Әминә апа дәһшәтле сугыш чорында колхозда хезмәт куйган, аннан озак еллар Петровка спирт заводында эшләп, лаеклы ялга чыккан. Ветеран хакында тулырак – “Сарман” газетасының алдагы саннарында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев