САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сарманда язгы ярминкә оештырылды

Бүген Сарманда үзәк базар территориясендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылды. Көннең салкын булуына карамастан, сәүдә нокталарында сату гөрләп барды.

Авыл җирлекләре палаткалары яныннан да халык өзелмәде. Ярминкәдә отышлы бәяләрдән сөт продукциясе, бәрәңге, яшелчәләр, кипкән дару үләннәре, ит, казылык, баллы ризыклар, бакалея товарлары, мунча себеркеләре һәм башкаларны сатып алырга мөмкин булды. Җирле фермерлар үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим иттеләр.
Ярминкә барышы белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин да танышты, халык белән аралашты, фермерлар белән очрашты.
Авыл хуҗалыгы ярминкәсе иртәгә, 30 апрель көнне, Җәлилдә узачак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Сарман ярминкәсеннән репортаж

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X