САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сарман бакчачыларына берничә файдалы киңәш

Шәмәрдәндә яшәүче Илсөяр Кәбирова безнең якларда моңарчы үстерелмәгән төрле сорт кабакларны, карбыз-кыяр, кавын-кыярларны үстереп тә шаккаттырды. Чуфа, бататлар үстереп тә өләшә. Хәтта йокы бүлмәсендә дә кырык төрле, 500гә якын помидор кәлшәсе шаулап үсеп утыра. Орлыктан ике елда үстерелүче суганнан да, ул бер елда мул уңыш җыеп ала.

Зур уңыш алу өчен тәҗрибәле бакчачыдан 8 киңәш  

– барлык яшелчәләргә дә су сипкәндә нашатырь спирты сибәргә (10 литрга 2 аш кашыгы);

– шулай ук яшелчәләр чүпрәне дә бик ярата. 100 грамм чүпрәне 10 литр суда эретеп сипсәң, яшелчәләр гөрләп үсә;  

– чөгендер баллы булсын өчен, тишелеп чыккач һәм сирәкләгәч аш тозы эремәсе сибәргә (10 литр суга бер стакан). Бу кишер, суган, сарымсак өчен дә бик файдалы; 

– помидорларны фитофторозадан саклар өчен сөт яки сөт сыворыткасына бер тамчы йод тамызып сибәргә кирәк. Җәй буена берничә тапкыр кабатласаң, яхшырак; 

– помидор һәм кыярларга 10 литр суга 20 тамчы йод кушып ясалган сыекчаны вегетация чорында берничә тапкыр сипсәң, бөреләре күбәя һәм авыруларга каршы торучанлыгы арта; 

– суган көпшәкләнмәсен өчен утыртыр алдыннан чәй содасы эремәсенә салып торырга кирәк. Бер литр суга бер чәй калагы сода алына; 

– иртә яздан җиләкләргә марганцовка эремәсе сибәргә, ә чәчәк атар алдыннан йод эремәсе. 10 литр суга – 10 тамчы; 

– йод эремәсен шулай ук кәбестә дә бик ярата. Чәкән ясала башлаганда сибү яхшырак. 10 литр суга – 40 тамчы. Һәр төп кәбестәгә бер литр эремә кирәк.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/jort_hem_bakcha/su-sipk-nd-nashatyr-spirty-kusharga-kir-k-ekzotik-semlekl-rd-n-d-u-ysh-algan-t-rib-le-bakchachy-ki-sh/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев