САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Сарман” агрофирмасында арпа чәчүдә дүрт агрегат эшли

“Сарман” агрофирмасында арпа чәчә башладылар. Янурыс янындагы 290 гектарлы басуда “Ксерион” тракторына тагылган “Хорш Пронто” агрегаты белән Иршат Галиев эшли.

Улы Рамил белән алар сменалап эшләячәкләр. Катоклауга Нияз Тимерҗанов чыга. Басуга орлыкны Айрат Салихов алып килә. Басуның түрендәрәк “МТЗ-1221” тракторларында тырмалауда Айрат Харисов һәм Мөнәвир Насыйбуллин агрегатлары эшли. Рәмдүс Фәртдинов, Хәмит Шәехов та шушы эштә. Арпаны бу якта 407 гектарда чәчсәләр, Чукмарлы ягында 1323 гектарда чәчәселәре була.

1797 гектардагы көзге бодайны ашлау төгәлләнгән, бу басуларга гектарына 1 центнердан аммиак селитрасы кертелгән. Үсемлекләр куаклану чорында тагын бер центнердан ашланачаклар. Агрофирма буенча арпа чәчүгә дүрт агрегат чыкты, дип хәбәр итте баш агроном Миргаҗәм Мирзасалихов. Берәү гәрчич чәчүдә эшли. Дым каплауга исә 21 агрегат чыккан.

Энҗимә Габдрәхимова  тексты һәм фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев