САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Сарман» агрофирмасы комбайнчысының эш-гамәлләре өметле күренә

Район басуларында урып-җыю эшләре дәвам итә.

24 августка булган күрсәткечләр буенча, чәчүлекләрнең 93 процентка якын мәйданында алар тәмамланган инде. Солы, арпа, көзге арыш көтелгәннән күбрәк суктырылган, борчак та йөз процент игелгән. Көзге бодай җыю да ахырына якынлаша.

Язгы бодай исә бүгенге датага 14693 гектарда игелгән — бу әле, аны тагын ике мең гектардан артык мәйданнан аласы бар, дигән сүз. Бодайның чыгышы гектарыннан уртача 18,3 центнер тәшкил итә. Каташ-Каран авылы егете — «Сарман» агрофирмасы комбайнчысы Альмир Сәхипзадин белән нәкъ шул басуда очраштык.

— Әле ун көнләп вакыт үтәр бодайда, аннан соң көнбагышка күчәбез, — диде ул.
Быел гына Сарман аграр көллиятен тәмамлап, 28 июльдә генә урып-җыю кампаниясенә кушылган 18 яшьлек егет ышанычлы рәвештә прогнозлар бирә.

Аның турында тулырак язманы район газетасының 25 август саныннан укый алачаксыз.

«Сарман» агрофирмасы комбайнчысының эш-гамәлләре өметле күренә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев