САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Шәрләрәмәдә халык тормышыннан канәгать

Җирлектә халык җыены Шәрләрәмә мәдәният йортында узды.

Биредә дә авылның кул осталары эшләрен күрү мөмкин булды. Авылның hәвәскәр умартачысы Газинур Хәйдәров җитештергән продукция хакында без "Сарман" газетасы битләрендә язып чыккан идек. Тәмле бал ризыклары белән бергә ул сабын, гигиеник помада да ясый. Натураль продукция җыенда катнашучыларның да игътибарын җәлеп итте. Җыелыш башланганчы, район мәдәният йортының сәнгать осталары ике җирлектә дә үзләренең дәртле җырларын бүләк иттеләр.
Җыелышның көн тәртибе буенча иң элек җирлек башлыгы Наилә Хуҗина чыгыш ясады hәм узган ел дәвамында авылларда башкарылган эшләр хакында сөйләде, агымдагы елга планлаштырылганнарын атады. Аннан "Вахитов" җитештерү комплексы идарәчесе Хәлил Шәйхразыев, участок уполномоченные Рәсим Сафин, ветеринария баш идарәсе дәүләт инспекторы Әнәс Сөләйманов үз тармаклары буенча мәгълүмат бирделәр. Авыл ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова авыллары горурлыгы булган шәхесләрне атады. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин районда узган ел тормышка ашырылган программалар, башкарылган эшләрне анализлады, 2025 елда районда эшләнәсе эшләрне атады. Соңыннан җирлектә башкарылган эшләргә бәяне авыллар халкы бирде. Алар, бер-бер артлы чыгыш ясап, җитәкчеләргә, авылдашларына зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Авылның имамы Әнәс хәзрәт нәсихәтләрен җиткерде. Соңыннан алдынгылар бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев