САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районның әзерлеге “югары” дип бәяләнде

Бүген – 20 май көнне районда, Татарстан Республикасы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә, терлек азыгы әзерләү техникасының һәм азык саклау урыннарының торышын бәяләү буенча үзара тикшерүләр узды.

Әзерлекне Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлеге начальнигы Ришат Булатов рәислегендәге комиссия бәяләде.
Тикшерүләрдә район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек бүлеге начальнигы Альберт Шәрипов, “Агрокөч” җәмгыяте генераль директорының үсемлекчелек буенча урынбасары Булат Шакиров, логистика буенча урынбасары Вәкил Адиев, авыл хуҗалыгы буенча җаваплы хезмәткәрләр, белгечләр катнаштылар.
Тикшерүләр “Җәлил” агрофирмасыннан башланды. Техника, гадәттәгечә, бер рәткә тезеп куелган иде. Комиссия әгъзалары машина һәм тракторларны кабыздыртып, эшләтеп карадылар. Техниканың механизаторлар белән тәэмин ителеше, техника ватылган очракта, тиз генә урынга барып хезмәт күрсәтергә тиешле ремонт бригадасының барлыгы, хезмәтне саклау, хезмәткә түләү шартлары исәпкә алынды. Сенаж базлары, ындыр табакларының торышы, терлекчелек өчен азык запасы булдыруны исәпләп чыгару да игътибардан читтә калмады. Биредә тикшерүгә куелган барлык техниканы күздән кичергәч, эшләтеп карагач, комиссия “Сарман”, соңыннан “Нөркәй” агрофирмасына күчте. Аларда да барлык техника җентекләп күздән кичерелде, эшләтеп каралды.
Тикшерүдә катнашучыларны, механизаторларны иң элек Альберт Шәрипов сәламләде.
- Быел район буенча 40 мең тонна сенаж, 44 мең тонна силос әзерләү бурычы куелды. Моны башкарып чыгу өчен барлык мөмкинлекләр бар. Елдагыча, бик яхшы хәзерләнгәнсез, - диде ул, механизаторларга, авыл хуҗалыгы белгечләренә рәхмәт әйтеп.
Булат Шакиров та әзерлекнең югары дәрәҗәдә икәнлеген билгеләп үтте.
- Сыйфатлы азык – вакытында һәм тиешенчә салынган азык ул. Узган елдан аермалы буларак, быел күпьеллык үләннәрне тукландыра да алдык. Алга куелган бурычны башкарып чыгу өчен, барлык мөмкинлекләр бар. Хезмәт хакы түләү, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү буенча проблема юк, запас частьләрне дә вакытында китереп торалар, - диде ул.
Ришат Булатов та районга, механизаторларның эшчәнлегенә югары бәя бирде.
- Сарман ягы – республикада иң үрнәк районнарның берсе. Бик матур эшлисез, эшегез белән һәрчак сокландырасыз. Инде быелгы терлек азыгы әзерләү чарасында да матур гына һәм хәвеф-хәтәрләрсез генә эшне башкарып чыгарга насыйп булсын, - диде ул.
Тикшерүләрдә катнашкан Фәрит Хөснуллин да иң изге теләкләрен җиткерде, уңышлар теләде.
Тикшерүдә катнашучылар “Нөркәй” агрофирмасының эремә үзәгендә дә булдылар. Булат Шакиров кыскача үзәкнең әһәмиятенә, аңа куелган таләпләргә тукталды, республикада беренчеләрдән булып оештырылган үзәкнең барлык таләпләргә дә туры килүен билгеләп үтте.
Тикшерүләр министрлык тарафыннан эшләнгән бәяләү нигезләмәсе буенча алып барылды һәм һәр позиция өчен баллар куелды. Нәтиҗәдә I урынга - “Нөркәй”, II урынга “Сарман” һәм “Җәлил” агрофирмалары лаек дип табылды.
Зөлфия Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев