САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда терлек азыгы әзерләүгә керешергә әзерләр

Терлек азыгы әзерләү техникаларын төзекләндерүне тиешле югарылыкта оештыруны күздә тотып, авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында ел саен конкурс игълан ителә

. Бу уңайдан быел да ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының боерыгы дөнья күрде. Аның нигезендә бүген район агрофирмаларында азык әзерләү техникаларының торышын тикшерү буенча комиссия эшләде. Комиссияне Министрлыкның агропромышленность комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлеге начальнигы Ришат Булатов җитәкләде. Тикшерүләр барышын муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, «Агрокөч төркеме» җәмгыяте директоры Фәнис Газетдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов күзәттеләр.

Комиссия азык әзерләү техникаларының барысы да эшләтеп карады. Барлык агрофирмаларда да техникалар әзерлек сызыгына бастырылган һәм бүгеннән басуга чыгып китәрлек иде. Конкурс шартлары буенча хезмәтне саклау, хезмәткә түләү шартлары, азык әзерләү планнары, азык базларының әзерлеге дә каралды. Нәтиҗәдә, 50 мөмкинлектән 50 балл җыеп, «Җәлил» агрофирмасы беренче урынга лаек булды. «Сарман» һәм «Нөркәй» агрофирмаларының әзерлеге 49 балл белән бәяләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев