САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда азык әзерләү техникаларының торышы тикшерелде

Бүген районда, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының боерыгы нигезендә, терлек азыгы әзерләү техникаларының һәм азык саклау урыннарының торышын бәяләү буенча үзара тикшерүләр узды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлеге начальнигы Ришат Булатов рәислегендәге комиссия, агрофирмаларда булып, машина-тракторлар паркының әзерлеген, хезмәтне саклауның, сенаж базларының торышын, хезмәткә түләү шартларын, терлекчелек өчен азык базасы булдыруны исәпләүне тикшерде. Тикшерүләрдә район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммтгәрәев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, “Агрокөч” җәмгыяте генераль директорының терлекчелек буенча урынбасары Аян Ибәтуллин, авыл хуҗалыгы белгечләре катнаштылар.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча өч агрофирма да 50 мөмкинлектән 50шәр балл җыеп, яхшы әзерләнгәннәр дип табылдылар. Тигез баллар җыю сәбәпле, беренче урын азык әзерләү техникаларының саны күбрәк булган “Сарман” агрофирмасына бирелде. “Нөркәй” һәм “Җәлил” агрофирмалары икенче урынны алдылар.

Энҗимә Габдрахимова материалы һәм фотолары.

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев