САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Район механизаторлары республика премияләре өчен көрәшәләр

Урып-җыюда катнашучы механизаторлар, район башлыгы премияләреннән тыш, республикакүләм бәлүкләнүгә дә дәгъва кыла алалар.

Мәгълүм булганча, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе алар арасында ярыш игълан итте. Җиңүчеләр өчен гомуми күләме 25 миллион сум тәшкил иткән 500 премия булдырылды. Аларның 280е – төрле егәрлектәге техникаларны иярләүче дүрт төркем комбайнчылар арасында тапшырылачак. 20 премия - игеннәрне теземнәргә салуда эшләүче механизаторларга, 200 премия районнар эчендә җиңүчеләргә булачак. Районның Дамир Гайнуллин, Марат Камалов, Ринат Сәгъдәтов, Данияр Кәлимуллин, Рафис Нурмөхәммәтов, Наил Әхмәтшин, Фәнис Гарипов, Сәлмән Шакиров һәм башка алдынгы механизаторларын премия ияләре арасында күрербез дип ышанабыз. 

Энҗимә Габдрәхимова язмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев