САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Район комбайнчыларының кәефе яхшы

.

Бүген, агрофирмалар басуларында булып, урып-җыю барышы белән танышып кайттык. Иң беренчеләрдән булып уракка төшкән “Нөркәй” агрофирмасында борчак суктыруны тәмамлап, көзге бодайга кергәннәр. Төшке ашка туктаган механизаторларның кәефләре яхшы, эшкә җиң сызганып, позитив карашта тотынганнар. “Техника төзек булсын да, һава торышы яхшы торсын. Без тырышабыз”, - диделәр алар.
“Сарман”лылар арпа суктыралар. “Җәлил” агрофирмасы басуларында көзге бодай уңышын җыялар. Соңгылары Татарстан һәм Рәсәй байраклары белән алга баралар. Максатлары: республика, шулай ук ил табыны муллыгына зур өлеш кертү. Уңыш юлдаш булсын да, техникалары ватылмыйча, ашлыкны югалтуларсыз җыеп алырга язсын.
Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.


Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев