САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Район халкына бушлай үсентеләр һәм орлыклар бирелде

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының авыл халкына орлыклар бирү программасын Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов хуплады, һәм моның өчен 10 миллион сум акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде.

- Авыл халкына үсентеләр һәм орлыклар бушлай тапшырыла. Бу киеренке икътисадый вәзгыять шартларында авыл кешеләрен эш белән тәэмин итәргә һәм республиканың азык-төлек иминлеген булдырырга ярдәм итә, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Гомумән алганда, татарстанлылар 31 тонна баш суган, 1 тонна кишер орлыгы, 820 килограмм кызыл чөгендер һәм 162 мең данәдән артык кәбестә үсентесе белән тәэмин ителгәннәр.
Орлыклар белән халыкны районнарның кулланучылар җәмгыятьләре һәм Татпотребсоюз системасы кооперативлары тәэмин итәләр. Соңыннан алар тарафыннан ук авыл халкы үстергән уңышны алу һәм сату күздә тотыла.
- Безнең районга да 600 килограмм суган, 20 килограмм чөгендер, 10 килограмм кишер орлыгы кайтты. Алар авыл җирлекләренә бүленеп бирелде. Шушы көннәрдә 2500 төп кәбестә үсентесе кайтачак, - диде кулланучылар җәмгыятенең район бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Галиев.
Орлыклар алу буенча мәгълүматны 8(843)221-77-72, 221-77-73, 8-965-611-80-13 телефоннары аша белешергә мөмкин.

Автор: Альбина Сабирова 

Фото:https://agro.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1745598.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев