Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендәге комиссия, районның басу-кырларында булып, чәчүлекләргә бәя бирде.
Сабантуе алдыннан үтүче әлеге чара районда матур традициягә әверелде. Аграр көллият басуларыннан башланган эшлекле “сәяхәт” “Сарман”, “Нөркәй” агрофирмалары, Саклаубаш биләмәләрен үтеп, “Җәлил” агрофирмасына кергән Карамалы басуында төгәлләнде. Мәртәбәле комиссия күзәтүләр нәтиҗәсендә беренче урынны “Сарман” агрофирмасына бирде. Икенче урында “Җәлил”, “Нөркәй”леләр булса, өченчедә – “Туган як” агрофирмасы белән аграр көллият басулары.
Бу хакта тулырак газетабызның киләсе санында укыгыз.
Альбина Сабирова язмалары һәм фотолары.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз