САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин алдынгы чөгендерчеләрне бүләкләде

Кичә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, басуларда шикәр чөгендере алуда эшләүче механизаторлар янында булып, чираттагы җидекөнлек җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Беренче –икенче урыннарны «Җәлил» агрофирмасыннан Айрат Хаҗиев белән Илсур Ильясов, Илнур һәм Фикрат Вәлиевлар экипажлары алды. «Сарман» агрофирмасының Айрат Шәймөхәммәтов белән Илфат Мөхлисуллин экипажы өченче урын өчен бүләкләнде. Төяүдә эшләүчеләр арасында беренчелек – «Нөркәй» агрофирмасыннан Илфат Йосыповта. Икенче урында – «Сарман» агрофирмасы механизаторы  һәм Айрат Салихов. «Җәлил» агрофирмасыннан Дамир Моратов өченче урын өчен бүләкләнде. Агрономнар арасында бу юлы «Нөркәй»дән Рөстәм Исмәгыйлев беренче булды. Икенче урын өчен – «Сарман» агрофирмасыннан Рамил Шакирҗановка, өченче урын өчен «Җәлил»дән Гөлнара Гарифуллинага акчалата бүләкләр тапшырылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев