САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Петровка Заводта спорт залына ремонт сорадылар

Авыл җирлегендә үткән җыенда халык тәкъдим иткәннәрнең берсе иде ул.

Аннан тыш үзәк шифаханә баш табибына, район мәгариф бүлеге начальнигы исеменә дә халык үзен кызыксындырган сорауларын бирде. Ә авылларда башкарылган эшләр, планлаштырылганнары хакында җирлек башлыгы Айдар Хөснетдинов чыгышында яңгырады. “Сарман” агрофирмасының әйдәп баручы агрономы Айдар Шәймәрданов авыл хуҗалыгы өлкәсендәге күрсәткечләргә тукталды. Участок уполномоченные Ләззәт Хәсәнов җирлеккә кергән авыллардагы тәртип, хокук торышын аңлатты. Авыл ветераннар советы рәисе Әлфия Гайнуллина җирлек өлкәннәренең эшчәнлеге хакында сөйләде. Җыенда катнашкан район башлыгы Фәрит Хөснуллин районда узган елда башкарылган эшләрне анализлады, агымдагы елга куелган бурычлар белән таныштырды. Соңыннан җирлек активистлары бүләкләнде.
Җыен башланганчы, аннан соң да мәдәният йорты фойесында ярминкә гөрләде.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев