САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Өченче квартал алдынгылары ачыкланды

.

Бүген терлекчелек тармагында III квартал алдынгыларын бүләкләү тантанасы үткәрелде. Эштә югары нәтиҗәләргә ирешүчеләргә бүләкләрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов тапшырдылар.

Товарлыклы-сөтчелек комплексында “Иң яхшы машина белән саву операторы” номинациясендә I урынга – Меланна Мөхәммәтҗанова (“Сарман” агрофирмасы, Кәүҗияк), II урынга – Дамира Мөхәммәтҗанова (“Сарман” агрофирмасы, Кәүҗияк), III урынга Әлфия Фәхразыева (“Нөркәй” агрофирмасы, Юлтимер) лаек булдылар.

Товарлыклы-сөтчелек фермалары савучылары арасында I урында – Гөлнара Галиева (“Сарман” агрофирмасы, Мортамак), II урында – Рөстәм Вәлиуллин (“Сарман” агрофирмасы, Мортамак), III урында – Тәсмия Назарова (“Сарман” а/ф, Ләшәү-Тамак.

Товарлыклы-сөтчелек комплекслары арасында иң яхшы терлекчеләр – Равис Галимов (I урын, “Сарман” а/ф, Кәүҗияк), Фәнил Мөхәммәтҗанов (II урын, “Сарман” а/ф, Кәүҗияк), Гөлбаһар Шодиева (III урын, “Нөркәй” а/ф, Юлтимер).

Товарлыклы-сөтчелек фермалары арасында:
Салават Юнысов (I урын, “Сарман” а/ф, Мортамак)
Рәис Латыйпов (II урын, “Сарман” а/ф, Мортамак)
Салават Исламов (III урын, “Сарман” а/ф, Ләшәү-Тамак)

Иң яхшы бозау караучылар:
Мәхрәнәсә Паизова (I урын, “Сарман” а/ф, Ләшәү-Тамак)
Фәнис Гобәев (II урын, “Сарман” а/ф, Әлмәт)
Хәмбәл Садриев (III урын, “Сарман” а/ф, Әлмәт)

Юнәлешле бозаулар үстерү буенча иң яхшы терлекчеләр:
Альберт Никоноров (I урын, “Нөркәй” а/ф, Юлтимер)
Фәрит Шәйдуллин (II урын, “Нөркәй” а/ф, Шыгай)
Зәнфир Васиков (III урын, “Сарман” а/ф, Ләшәү-Тамак)

Ясалма орлыкландыру буенча иң яхшы технологлар:
Людмила Гыймадиева (I урын, “Сарман” а/ф, Ләшәү-Тамак)
Альбина Йосыпова (II урын, “Сарман а/ф, Мортамак)
Фәнил Әхмәтшин (III урын, “Нөркәй” а/ф, Карашай)

Иң яхшы сөт блогы лаборантлары:
Юлия Шәйдуллина (I урын, “Сарман” а/ф, Ләшәү-Тамак)
Ләйсирә Гобәева (II урын, “Нөркәй” а/ф, Юлтимер)
Сәрия Латыйпова (III урын, “Сарман” а/ф, Мортамак)

Иң яхшы ветеринария белгечләре:
Җәүдәт Салихҗанов (I урын, “Сарман” а/ф, Кәүҗияк)
Сурайя Миңнеханова (II урын, “Сарман” а/ф, Ләшәү-Тамак)
Ганнишер Таҗиев (III урын, “Сарман” а/ф, Мортамак)

Товарлыклы-сөтчелек комплекслары начальниклары арасында:
Радик Сәхипов (I урын, “Сарман” а/ф, Кәүҗияк)
Илсур Хәсәнов (II урын, “Нөркәй” а/ф, Шыгай)
Ильмир Сибгатуллин (III урын, “Нөркәй” а/ф, Юлтимер)

Товарлыклы-сөтчелек фермалары фермалары мөдирләре арасында:
Айдар Шиһапов (I урын, “Сарман” а/ф, Мортамак)
Рамил Шәйдуллин (II урын, “Сарман” а/ф, Ләшәү-Тамак)

Бозауларны юнәлешле үстерү буенча ферма мөдирләре арасында:
Фирая Мөхтәрова (I урын, “Нөркәй” а/ф, Карашай)
Салават Габидуллин (II урын, “Сарман” а/ф, Әлмәт)
Лилия Йосыпова (III урын, “Нөркәй” а/ф, Шәрләрәмә).

Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X