САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Нөркәй халкын борчучы сораулар юк

Бүген район авыл җирлекләрендә 2024 ел нәтиҗәләре буенча отчет җыелышлары дәвам итте.

Зур Нөркәй авыл җирлегендә үткән халык җыенын җирлек башлыгы Әсхат Сабитов алып барды. Ул 2024 елда башкарылган эшләр һәм 2025 елга булган бурычлар турында сөйләде. «Нөркәй» агрофирмасының «Вахитов» җитештерү комплексы җитәкчесе Хәлил Шәйхразиев – авыл хуҗалыгы өлкәсендәге, участок инспекторы Рәсим Сафин криминоген вәзгыять белән таныштырды. «Нөркәй» терәк пункты бүлекчәсе командиры Динар Әхмәтшин янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәргә өндәде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев районның социаль-икътисади торышы белән таныштырды. Җыен барышында эшчәнлекләрендә алдынгылык күрсәткән өчен һәм юбилейлары уңаеннан район башлыгы Фәрит Хөснуллинның, Зур Нөркәй авыл җирлегенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүчеләр дә булды.
Җыелышта, җирлек халкыннан тыш, шулай ук район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре дә катнаштылар, күргәзмәләр дә булдырылды. 
Тулырак язманы район газетасының алдагы саннарыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев