САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Машина-трактор парклары ремонт сезонына әзер

Техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонт сезонына әзерләү буенча агросәнәгать оешмалары арасында конкурс игълан ителгән иде.

Конкурс уңаеннан Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев рәислегендәге махсус комиссия дә төзелде. Аның составына җитәкчеләр, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, идарәнең механикалаштыру буенча консультанты Гөлүс Фәттахов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясенең район бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Альберт Сәлахов, Татарстан Республикасы буенча Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге начальнигы Рамил Нәҗметдинов кертелделәр.
Бүген – 8 декабрь көнне әлеге комиссия агросәнәгать оешмаларында булды һәм техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларының ремонт сезонына әзерлеген тикшерде. Әзерлек “Авыл хуҗалыгы техникасын саклауга кую», «Машина-трактор паркы территориясенең төзеклеге», «Ремонт-хезмәт күрсәтү базасының әзерлеге», «Техниканы 2023 елгы кыр эшләренә әзерләүне оештыру», «Хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы буенча чаралар күрү» һәм «Хезмәт өчен түләү, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау белән мәшгуль эшчеләрне матди яктан стимуллаштыру» кебек критерийлар буенча бәяләнде. Нәтиҗәдә I урынга – “Җәлил”, II урынга – “Нөркәй” һәм “Сарман” агрофирмалары, III урынга “Туган як” агрофирмасының Саклаубаш бүлекчәсе лаек дип табылды.
Комиссия эшендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев