САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Март ае һәм беренче квартал нәтиҗәләре буенча терлекчеләрне тәбрикләделәр

Март ае һәм беренче квартал нәтиҗәләре буенча терлекчеләрне тәбрикләделәр.

Район Башкарма комитетының терлекчеләр арасында ярыш оештыру карары нигезендә ай саен савымчылар, терлек караучылар, ясалма орлыкландыру технологлары, лаборантлар арасында иң югары күрсәткечләргә ирешкәннәр бүләкләнәләр. Узган шимбәдә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең нәсел эше буенча бүлек начальнигы Дамира Ханнанова катнашындагы комиссия, җиңүчеләр янында булып, аларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. Беренче кварталга да нәтиҗә ясалып, иң яхшы ветеринария белгечләре, товарлыклы-сөтчелек комплексы начальниклары, ферма мөдирләре, бозау үстерүдә эшләүче иң яхшы мөдирләр бүләкләнделәр. 
Терлекчелек комплексларында 
“Иң яхшы сыер саву операторы” номинациясендә: 
1 урын – Гөлчәчәк Сәетгалиева ("Сарман" агрофирмасы, "Кәүҗияк") 
2 урын – Гөлнара Арсланова ("Нөркәй" агрофирмасы, "Юлтимер") 
3 урын – Зөһрә Тимофеева (“Сарман” агрофирмасы, “Кәүҗияк”) 
“Иң яхшы терлекче” номинациясендә: 
1 урын – Радик Хансуаров ("Сарман" агрофирмасы, "Кәүҗияк") 
2 урын – Разиф Хәйбуллин ("Нөркәй" агрофирмасы, "Юлтимер") 
3 урын – Рамил Сәлимгәрәев ("Сарман" агрофирмасы, "Кәүҗияк") 
Товарлыклы-сөтчелек фермаларында 
“Иң яхшы сыер саву операторы” номинациясендә: 
1урын – Ринат Гарифуллин (“Җәлил” агрофирмасы, “Ләшәү Тамак”) 
2 урын – Диана Әшрапова (“Җәлил” агрофирмасы, “Ләшәү Тамак”) 
3 урын – Тәсмия Назарова (“Җәлил” агрофирмасы, “Ләшәү Тамак”) 
“Иң яхшы терлекче” номинациясендә 
1 урын – Зөфәр Гыймадиев (“Җәлил” агрофирмасы, “Ләшәү Тамак”) 
2 урын – Илнур Ризатдинов (“Җәлил”агрофирмасы, “Ләшәү Тамак”) 
3 урын – Данис Хафизов (“Җәлил” агрофирмасы, “Ләшәү Тамак”) 
“Иң яхшы бозау караучы” номинациясендә: 
1 урын – Альбина Йосыпова ("Сарман" агрофирмасы, "Мортыштамак") 
2 урын – Кәүсәрия Дәүләтбаева ("Сарман" агрофирмасы, "Әлмәт") 
3 урын – Эльмира Нигъмәтуллина (“Җәлил” агрофирмасы, “Сарайлы”) 
“Бозау үстерүдә эшләүче иң яхшы терлекче” номинациясендә: 
1 урын – Альберт Никоноров (“Нөркәй” агрофирмасы, "Юлтимер") 
2 урын – Ленар Нигъмәтҗанов (“Сарман” агрофирмасы, “Кәүҗияк”) 
3 урын – Илшат Ибәтуллин (“Җәлил” агрофирмасы, “Иске Минзәләбаш”) 
“Иң яхшы ясалма орлыкландыру технологы”: 
1 урын - Рамис Исламов (“Сарман” агрофирмасы, “Кәүҗияк”) 
2 урын – Людмила Гыймадиева (“Җәлил”агрофирмасы, “Ләшәү-Тамак”) 
3 урын – Раушания Хәсәншина (“Җәлил” агрофирмасы, “Сарайлы)” 
“Иң яхшы лаборант”: 
1 урын – Әлфия Гайнетдинова (“Сарман” агрофирмасы, “Кәүҗияк”) 
2 урын – Юлия Ризатдинова (“Җәлил” агрофирмасы, “Ләшәү Тамак”) 
3 урын – Гөлнара Хисамиева (“Җәлил” агрофирмасы, “Иске Минзәләбаш”) 

Квартал нәтиҗәләре буенча: 
“Иң яхшы ветеринария белгече” номинациясендә: 
1 урын – Иван Долгунов (“Сарман” агрофирмасы, “Кәүҗияк”) 
2 урын – Абрик Әбриев (“Нөркәй” агрофирмасы, "Юлтимер") 
3 урын – Саимә Ильясова (“Җәлил” агрофирмасы, “Күтәмәле”) 
“Товарлыклы-сөтчелек комплексы начальнигы" номинациясендә: 
1 урын - Илфак Нуриәхмәтов (“Сарман” агрофирмасы, “Кәүҗияк”) 
2 урын - Тәлгат Мортазин ("Нөркәй" агрофирмасы, "Юлтимер") 
3 урын – Илфак Шәйдуллин ("Нөркәй" агрофирмасы, "Шыгай") 
“Товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире” номинациясендә: 
1 урын - Рамил Шәйдуллин (“Җәлил” агрофирмасы, “Ләшәү-Тамак”) 
2 урын – Раушания Хәсәншина (“Җәлил” агрофирмасы, “Сарайлы”) 
3 урын - Айдар Шиһапов (“Сарман” агрофирмасы, “Мортыштамак”) 
“Бозау үстерүдә эшләүче иң яхшы ферма мөдире” номинациясендә: 
1 урын - Салават Габидуллин (“Сарман” агрофирмасы, “Чукмарлы”) 
2 урын - Марсель Шәйхиев (“Нөркәй” агрофирмасы, "Шәрләрәмә") 
3 урын - Фирая Мохтарова ("Нөркәй" агрофирмасы, “Карашай Саклау”). 

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев