САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кәүҗияк халкы проблемаларны бергә хәл итә

Бүген район авыл җирлекләрендә 2024 ел нәтиҗәләре буенча отчет җыелышлары дәвам итте.

Кәүҗияк авыл җирлегендә үткән халык җыенын җирлек башлыгы Фиргат Хөснетдинов алып барды. Ул 2024 елда башкарылган эшләр һәм 2025 елга булган бурычлар турында сөйләде.«Сарман» агрофирмасының бүлекчә җитәксесе Элфак Нуриәхмәтов авыл хуҗалыгы өлкәсендәге вәзгыять белән таныштырды. Авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Фәүзимә Шакирова да үзенә җаваплы өлкә эшчәнлегенә тукталды. Сарман һәм Мөслим районнары буенча янгын күзәтчелегенең баш дәүләт инспекторы Радик Госманов янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәргә өндәде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев районның социаль-икътисади торышы белән таныштырды.

Җыелышта, җирлек халкыннан тыш, шулай ук район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре дә катнаштылар, концерт номерлары булды. Тулырак язманы район газетасының 24 январь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев