САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Иске Минзәләбашта яшәүче Фәрдәнә Авзалетдин кызы Миңнуллина зарланган кешене яратмый

- Гомерем буе зарланырга да, зарланган кешене дә яратмадым. Уемда кешеләргә карата дустанә карау, яхшылык теләү булды, - диде Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Фәрдәнә Авзалетдин кызы Миңнуллина, үзен 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләргә баргач. – Бар, дип, яшәгән саен, Аллаһы Тәгалә күбрәк бирә. 

Олуг юбилее уңаеннан, район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев ветеранга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлек бүләген тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Әлфинур Мияссарова да изге теләкләрен җиткерде, Фәрдәнә апага соклануын, аның һәрвакыт оптимистик рухта яшәвен әйтте. 
Ишле гаиләдә тәрбияләнгән кыз, тормыш иптәше белән үзе дә өч кыз, бер ул үстерәләр. Һәркайсының – үзенең тормышы. Фәрдәнә апа авылда берүзе яши, үзе ашарга да пешерә, хуҗалык эшләрен дә башкара. Телевизорын карый, гәҗит-китап укый, яңалыклар белән танышып, заманадан артта калмаска тырышып гомер кичерә. Озак яшәвенең серен бар нәрсәдән канәгать була белү, яшәү матурлыгын тоя белү белән аңлата. Фәрдәнә апа сөйләгәннәрдән, өлкәннәрдә – акыл, зирәклек, дигәннәренә тагын бер кат инанып, сокланып, яшәү дәрте алдык. Аллаһы Тәгалә үзенә киләчәктә дә сәламәт гомер, күңел тынычлыгы, якыннарының кадер-хөрмәтен насыйп итсен.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X