САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Иске Минзәләбаш мәктәбендә "Нәүрүз"не зурлап каршылаганнар

Элек-электән татарлар тормышта мөһим вакыйгаларны ихлас күңелдән бәйрәмчә билгеләп үтә торган булганнар. Көн белән төн тигезләшкән вакытны— Нәүрүзне Иске Минзәләбаш мәктәбендә дә зурлап үткәрделәр.

Бәйрәм үтәсе көнне иртәдән алып кар яуды. Нәүрүз бәйрәме мәктәп бинасында башланып китте, саф һавада дәвам итте. Бәйрәменең тарихы хакында башлангыч класс укучылары сөйләде. Ильвина Шакурова Нәүрузбикә образын бик оста итеп башкарды. Мәктәп укучылары эчтәлекле шигырьләр сөйләделәр. Яз бәйрәменә багышланган җырлар башкардылар.

Бәйрәм саф һавада дәвам итте. Егетләр арасында канат тартышу, кашыкка йомырка салып йөгерү ярышлары үткәрелде. Нәүрүз бәйрәмен шулай ук «Карга туе» дип йөрткәннәр һәм бу көнне «карга боткасы» пешергәннәр. Элек кешеләр табигатьнең уянуын каргалар килү белән бәйләгән, җылы, матур көннәрне нәкъ менә шул кошлар алып килә дип уйлаганнар. Минзәләбаш мәктәбендә “карга ботка”сы бәйрәмнең бизәге булып торды. Зур казанда пешкән тәмле ботканы балалар бик яратып ашадылар.

Күмәкләп кайнар коймак белән чәй эчүләр бәйрәмгә килүчеләрнең кәефләрен тагын да күтәрде. Бәйрәм бик күңелле үтте.

 

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Кашапова Г.Т.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев