САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов районга эшлекле сәфәр кылды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов районга эшлекле сәфәр кылды.

Ул иң элек Премьер-министр урынбасары- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин белән вертолеттан район басуларын карап әйләнде, соңыннан инвесторлар, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, механизаторлар белән очрашты. 

Фәрит Хөснуллин кыскача гына урып-җыю эшләренең барышы, районда тормышка ашырыла торган программалар турында сөйләде. Рөстәм Нургалиевич терлекчелектәге эшләр белән дә кызыксынды. Механизаторлар белән аралашканда, аларның хезмәт хаклары, кызыксындыру чаралары турында сорашты.  Ул, районда урак барышына карата шелтә сүзләре булмавын белдереп, эшләрнең шулай уңышлы дәвам итүен теләде.

Бу турыда тулырак – район газетасының киләсе санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев