САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чираттагы ункөнлек алдынгылары бүләкләнде

Бүген район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов һәм идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов чөгендер алу буенча чираттагы ункөнлек алдынгыларын бүләкләделәр.

Чөгендер алу комбайннарында эшләүче экипажлар арасында I урынга – “Нөркәй” агрофирмасы механизаторлары Руслан Миңнемөхәммәтов һәм Рузил Габдрахманов, II урынга шул ук агрофирмадан Искәндәр Нигъмәтҗанов һәм Ленар Габдрахманов экипажлары, III урынга “Җәлил” агрофирмасыннан Илнур Вәлиев лаек булдылар.
Төяүчеләр арасында I урында – “Сарман” агрофирмасыннан Руслан Әһелтдинов, II урында – “Нөркәй” агрофирмасыннан Рамил Салихов, III урында - “Җәлил” агрофирмасыннан Айрат Салихов.
Агрономнар арасында I урын – “Сарман” агрофирмасыннан Рамил Шакирҗановка, II урын – “Нөркәй” агрофирмасыннан Илшат Зариповка, III урын “Җәлил” агрофирмасыннан Гөлнара Гарифуллинага бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев