САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чираттагы җидекөнлек алдынгылары бүләкләнде

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов татлы тамыр алуда хезмәт куючылар янында булдылар, нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, чираттагы җидекөнлек алдынгыларын бүләкләделәр.

Соңгы җидекөнлек нәтиҗәләре буенча беренче урынны “Нөркәй” агрофирмасыннан Тәлгать Ибраһимов белән Ленар Әхмәдиев экипажы алды. Икенче-өченче урыннарда – “Җәлил” агрофирмасы механизаторлары Айрат Хаҗиев белән Илсур Ильясов, Илнур һәм Фикрат Вәлиевләр. Төягечләрдә эшләүчеләр арасында да беренчелек - “Нөркәй”леләрдә. Илфат Йосыпов иң күп чөгендер төяп озаткан. Икенчедә - “Сарман” агрофирмасыннан Ринат Илдарханов белән Айрат Салихов. “Җәлил” агрофирмасыннан Дамир Моратов бу юлы өченче булды. Шикәр чөгендерен игү агрономнары арасында Рамил Шакирҗанов беренчелекне алды. “Нөркәй” агрономы Рөстәм Исмәгыйлев - икенче, Гөлнара Гарифуллина өченче булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев