САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чираттагы бишкөнлек алдынгылары бүләкләнделәр

Һава торышының яхшы булуына бигрәк тә басу-кырларда хезмәт куючы механизаторлар сөенәләр.

Киләчәк уңышка нигез салуның һәр минуты кадерле. Әле хезмәтне күреп, аны югары бәяләү дә стимул бирә. Бүген кыр эшләрендә катнашучыларны бүләкләүнең чираттагысы булды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, басу-кырларда булып, чәчү алдынгыларына сертификатлар тапшырдылар. Үзебезнең ил тракторларында эшләүчеләр арасында өч призлы урын да – “Сарман” агрофирмасы механизаторларында. Нияз Тимерҗанов, Фәрхәт Салихов, Мансур Хафизов алдынгылыкны бирмиләр. Чит ил техникасында эшләгәннәр арасында 1-2 урыннар – “Нөркәй”леләрдә. Ранис Хәкимуллин белән Айрат Гатиятуллин акчалата бүләкләр алдылар. “Сарман” агрофирмасыннан Хатип Хафизов өченче урын алганы өчен макталды. Язгы культуралар чәчүдә дә "Нөркәй"леләр алдынгы сафта баралар. Валентин Бормотин, Марат Галиуллин шуның өчен бүләккә ия булдылар. “Җәлил” агрофирмасы механизаторы Владислав Бигимов өченче урын өчен бүләкләнде. Шикәр чөгендере чәчүдә иң яхшы күрсәткеч - Тәлгат Ибраһимовта (“Нөркәй” а/ф). “Сарман” агрофирмасы механизаторлары Айдар Рәхимов, Ринат Сәгъдатов та икенче-өченче урыннар өчен бүләк алдылар.
Альбина Сабирова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев