САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чираттагы бишкөнлек алдынгылары бүләкләнде

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шарипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, басуларда булып, чираттагы бишкөнлек алдынгыларын бүләкләделәр. 1 төркемдә беренче урынны "Сарман" агрофирмасыннан Данияр Кәлимуллин алды.

Хезмәттәше Ринат Сәгъдәтов - икенче, Дамир Гайнуллин өченче урын алганы өчен акчалата бүләккә ия булдылар. Икенче төркемдә дә алдынгылык "Сарман" лыларда булды. Давис Уразаев, Илдар Хафизов, Алмаз Хәсәнов 1, 2,3 урыннарны бүлештеләр. Өченче төркемдә беренче урын өчен "Җәлил" агрофирмасы механизаторы Нияз Даутовка бүләк тапшырылды. Аның хезмәттәше Наил Кыямов өченче булды. "Нөркәй" агрофирмасыннан Сәлмән Шакиров икенче булганы өчен бүләкләнде.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев