САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чәчүдә катнашучы бишкөнлек алдынгылары бүләкләнделәр

Бөек Җиңүне югары күрсәткечләр белән каршы алган механизаторларыбыз бу атнада да тырышып хезмәт куйдылар.

Бүген кыр эшләрендә катнашучыларны бүләкләүнең чираттагысы булды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, басу-кырларда булып, чәчү алдынгыларына бүләкләр тапшырдылар. Үзебезнең ил тракторларында эшләүчеләр арасында бу юлы да алдынгылык дилбегәсе - “Сарман” агрофирмасы механизаторларында. Нияз Тимерҗанов янә беренчелекне алса, аның хезмәттәше Рөстәм Миңнегалиев өченче булды. ”Җәлил” агрофирмасыннан Айрат Шәйдуллинның хезмәт күрсәткече икенче урынга лаек итте. Чит ил техникасында эшләүчеләр арасында алдынгылыкны “Нөркәй”леләр бирмиләр. Алар - бу юлы да иң яхшылар исемлегендә. Галимҗан Гыйльфанов белән Айрат Гатиятуллин 1-2 урыннарны бүлештеләр. “Сарман” агрофирмасыннан Фәнүс Сәлахтдинов өченче урын өчен бүләк алды. Язгы культуралар чәчүдә дә "Нөркәй"леләр алда баралар. Назыйф Галиуллин, Илнур Гыйләҗев белән бергә “Җәлил” агрофирмасыннан Ленар Якупов бүләкләнделәр. Шикәр чөгендере чәчүдә бу атнада “Сарман”лылар алга чыктылар. Марс Гайнетдинов, Рәмдүс Фәретдиновка акчалата бүләк тапшырылды. “Җәлил”дән Сирин Байхуҗин өченче урын өчен бүләк алды.
Альбина Сабирова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев