Азалак халкын чүп чыгарган өчен түләү мәсьәләсе борчый
Азалак авыл җирлегендә 2024 ел нәтиҗәләре буенча халык җыены оештырылды.
Аны җирлек башлыгы Илгизәр Габдулгазизов алып барды. Ул узган елда башкарылган эшләр турында сөйләде һәм быелга булган планнарга тукталды. «Нөркәй» агрофирмасының «Уңыш» җитештерү комплексы җитәкчесе Рөстәм Розумбетов – авыл хуҗалыгы өлкәсендәге вәзгыять, полиция участок инспекторы Ләззәт Хәсәнов криминоген хәл белән таныштырдылар. Сарман урманчылыгының участок урманчысы Айрат Вахитов куркынычсызлык таләпләрен үтәргә өндәде, ауган һәм корыган агачларны җыярга яраганлыгын искә төшерде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев районның социаль-икътисади торышы турында сөйләде. Авыл халкы үзен кызыксындырган сорауларны да бирделәр.
Җыелышка, җирлек халкыннан тыш, шулай ук район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре дә килделәр. Чарага күргәзмәләр куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев