САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт авыл җирлеге халкы күмәк эшләрдә актив катнаша

Әлмәт авыл җирлегендә 2024 ел нәтиҗәләре буенча халык җыены оештырылды.

Аны җирлек башлыгы Данияр Газизов алып барды. Ул узган елда башкарылган эшләр турында сөйләде һәм быелга булган планнарга тукталды. Сарман» агрофирмасының Кәүҗияк комплексы начальнигы Элфак Нуриәхмәтов – авыл хуҗалыгы өлкәсендәге вәзгыять, полиция участок инспекторы Лилия Хаҗиева криминоген хәл белән таныштырдылар. Сарман урманчылыгының участок урманчысы Айрат Вахитов куркынычсызлык таләпләрен үтәргә өндәде, ауган һәм корыган агачларны җыярга яраганлыгын искә төшерде. Сарман һәм Мөслим районнары буенча янгын күзәтчелегенең баш дәүләт инспекторы Радик Госманов янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәргә өндәде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев районның социаль-икътисади торышы турында сөйләде. Авыл халкы үзен кызыксындырган сорауларны да бирде.

Җыен барышында эшчәнлекләрендә алдынгылык күрсәткән өчен, юбилейлары уңаеннан бүләкләнүчеләр булды.

Җыелышка, җирлек халкыннан тыш, шулай ук район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре дә килделәр. Авыл мәктәбе азык-төлек ярминкәсе оештырды, күргәзмәләр куелды. 

Тулырак язманы район газетасының 24 январь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев