САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Җәлил» агрофирмасы хезмәтчәне шикәр чөгендере алуда югары күрсәткечләргә ирешә

Эшеңне яратып, аңа карата тугрылык саклаган очракта гына, аны яхшы итеп башкарып буладыр.

Авыл хуҗалыгы өлкәсе дә үзенә карата шундый мөнәсәбәт таләп итә. Хезмәтең авыр булса да, яратсаң, ул җиңелрәк тоела.
Татар Карамалысы авылында гомер кичерүче Илнур Галимов та әлеге өлкәдә шактый тәҗрибәле. 2011 елдан бирле ул авыл хуҗалыгы җитештерүендә өченче разрядлы тракторчы-машинист вазифасын башкара.
— 90 нчы елларда без гаиләбез белән Таҗикстаннан Азнакай районының Камышлы авылына күченеп кайттык. Аннан соң Сарман районының Татар Карамалысы авылында яши башладык. Александровкада урта мәктәптә укыдым, Мөслим политехника техникумын тәмамладым. Армиядән соң мин «Җәлил» агрофирмасына эшкә урнаштым. Әтием дә тракторда эшләде, мин аңа ияреп йөрдем — шуңа күрәдер инде, үзем дә әлеге һөнәрне ошаттым, — диде язмабыз герое.
Аның турында тулырак язманы район газетасының 22 сентябрь саныннан укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев