САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Урып-җыюда Сарман районы – республикада алдынгылар рәтендә

27 июльгә республикада бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 302,8 мең гектар мәйданда сугып алынды. (Узган ел шушы вакытка ул 97,3 мең гектар тәшкил иткән иде.) Бу - барлык урып-җыю мәйданнарының 20 проценты. Бу вакытка барлыгы 948,1 мең тонна бөртек сугып алынды (2015 елда - 218,2 мең тонна). Уртача уңдырышлылык - гектарыннан...

27 июльгә республикада бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 302,8 мең гектар мәйданда сугып алынды. (Узган ел шушы вакытка ул 97,3 мең гектар тәшкил иткән иде.) Бу - барлык урып-җыю мәйданнарының 20 проценты.

Бу вакытка барлыгы 948,1 мең тонна бөртек сугып алынды (2015 елда - 218,2 мең тонна). Уртача уңдырышлылык - гектарыннан 31,3 центнер. Аерым культуралар буенча күрсәткечләр түбәндәгечә:

- көзге бодай 179,1 мең гектардан (чәчүлекнең 54 проценты) җыеп алынды. Сугып алынган игеннең күләме 603,0 мең тонна тәшкил итә. Уңдырышлылык - гектарыннан - 33,7 центнер (2015 елда - 22,4 центнер);

- көзге арыш 96 мең гектардан 272,6 мең тонна сугып алынды, уңдырышлылык - гектарыннан - 28,4 центнер (2015 елда - 22,6 центнер);

- борчак 14,8 мең гектардан (27 процент) җыеп алынды, 29,3 мең тонна борчак сугылды, уңдырышлылык - гектарыннан - 19,8 центнер (2015 елда - 14,9 центнер).

Аерым районнарда арпа җыела, ул 11,9 мең гектарда (чәчүлекнең 3 проценты) сугылды. Уңыш республика буенча гектарыннан 33,4 центнер тәшкил итә.

Урып-җыю конвейеры көйле һәм әйбәт темплар белән эшли. Түбәндәге районнарда уңыш югары. Зәйдә икмәк 10,9 мең гектарда (30 процент) сугып алынды, 47,4 мең тонна икмәк сугылды. Ә республикада иң югары уңыш 43,5 центнер тәшкил итә. Актанышта сугылган мәйдан - 12,9 мең гектар (29 процент), сугып алынган икмәк - 51,8 мең тонна. Бу - республикада иң югары күрсәткеч. Уңыш - гектарыннан 40,0 центнер. Буа районында сугылган мәйдан - 13,0 мең гектар (25 процент), сугылган икмәк - 49,8 мең тонна, уңыш - гектарыннан 38,2 центнер. Бу күрсәткечләр Нурлат районында - 8,5 мең гектар (24 процент) һәм 35,6 мең тонна, уңыш гектарыннан - 42,2 центнер, Тәтеш районында - 9,2 мең гектар (22 процент) һәм 37,1 мең тонна, уңыш - 40,3 центнер, Азнакайда - 12,6 мең гектар (24 процент) һәм 40,6 мең тонна, уңыш - 32,3 центнер, Апаста - 8,4 мең гектар (30 процент) һәм 27,7 мең тонна, уңыш 32,9 центнер, Чистайда 13,7 мең гектар (28 процент) һәм 40,1 мең тонна, уңыш 29,3 центнер тәшкил итә.

Икмәк суктыруга соңрак (21-23 июльдә) тотынган төньяк районнарда иң күп мәйданнар Кукмара (7,1 мең гектар, 23 процент, уңыш - 31,6 центнер), Арча (7,3 мең гектар, 15 процент, уңыш - 31,7 центнер), Мамадыш (6,8 мең гектар, 18 процент), уңыш - 30,1 центнер) районнарында җыеп алынды. Балтачта икмәк 4,7 мең гектарда (15 процент) сугылып, уңыш - 35,4 центнер.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында югары күрсәткечләр түбәндәгеләрдә: Буа районының "Авангард" җәмгыятендә (җитәкчесе - Н.Г.Курчаткин) сугылган мәйдан - 3057 гектар (39 процент), уңыш - 47,1 центнер, сугылган бөртек - 14,4 мең тонна. Ә көзге арышның уңышы аерым басуларда гектарына 65 центнерга җитә. Нурлат районының "Сөләйманов" крестьян-фермер хуҗалыгында (җитәкчесе - И.С. Хәйдәрҗанов) икмәк 13,3 мең гектарның 3,2 мең гектарында (25 процент) сугылды, 14 мең тонна бөртеклеләр сугып алынды, уңыш - гектарыннан 43 центнер. Шушы ук районда «Нурлат-Соте» җәмгыятендә (җитәкчесе - О.А.Микушин) О.А) 1450 гектардан 6,3 мең тонна бөртек суктырдылар, уңыш - 43,5 центнер. Чистай районының "Кутлушкино" җәмгыятендә (җитәкчесе - А.М.Мингалләмов) бөртеклеләр 1068 гектарда сугылды һәм уртача уңыш 36,6 центнер тәшкил итә. Сарман районының "Нөркәй" агрофирмасында (җитәкчесе - В.Р.Гыйльметдинов) 2551 гектардан 11,1 мең тонна икмәк сугылды, уңыш - 43,4 центнер. Шушы ук районда "Сарман" (җитәкчесе - Д.А. Хөснетдинов) бу күрсәткечләр - 2756 гектар, уңыш - 41,2 центнер, сугып алынган икмәк - 11,3 мең тонна, Алексеевский районының "Родина" хуҗалыгында (җитәкчесе - И.М.Әхмәтов) - 800 гектар (44 процент) һәм 3,5 мең тонна, уңыш - 43,7 центнер, Тәтеш районының "Колос" агрофирмасында (җитәкчесе - А.С.Йосыпов) - 1050 гектар һәм 5,1 мең тонна, уңыш 49 центнер тәшкил итә. Шушы ук районның "Содружество" җәмгыятендә (җитәкчесе - Р.Х.Сабиров) бөртеклеләрнең барлык җыемы 2,4 мең гектардан 10,7 мең тоннага җитте. Уңыш - 45 центнер. Актаныш районының "Әнәк" агрофирмасында (җитәкчесе - Ф.Г.Фәтхиев) 3,2 мең гектардан (40 процент) 14,6 мең тонна икмәк суктырып алынды, уртача уңыш - 45,7 центнер. Агрофирманың алдынгы комбайнчылары М.С.Хөсәенов һәм В.Н.Солтанов 1000 әр тонна яңа уңыш суктырдылар. Соңгы өч көндә бөртек җыючы комбайннар Азнакай, Сарман, Зәй, Мамадыш, Минзәлә районнарында аеруча нәтиҗәле эшлиләр. Аларда тәүлегенә бер комбайнга 55-66 тонна икмәк суктырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев