САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Уракның беренче җиңүчеләре ачыкланды

.

Узган атнада 13 июль көнне районда уракка төштеләр. Уңыш җыеп алуда катнашкан алдынгы механизаторларны бүләкләү традициясенә тугры калып, район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, идарәнең җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Салихов бүген беренче җиңүчеләргә премияләр тапшырдылар, эшләрендә уңышлар теләделәр. Гадәттәгечә, призерлар өч төркемдә билгеләнде. Беренче төркемдә «Нөркәй» агрофирмасы механизаторы Руслан Әгъзәмов беренче өчлекне ачты. Аның хезмәттәше Фәнил Вафин икенче булды. "Җәлил«дән Дияз Вилданов өченче иде. Икенче төркем җиңүчеләре — Алмаз Һадиев, Булат Исхаков («Нөркәй»), Дамир Гайнуллин («Сарман»). Өченче төркемдә Булат Сафин, Айназ Миңнуллин («Нөркәй»), Илшат Гайфиев («Җәлил») иң яхшы күрсәткечләре өчен акчалата бүләккә ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев