САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Терлекчелек алдынгылары бүләкләнде

Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, селекция-нәсел хезмәте начальнигы Дамира Ханнанова, терлекчелек фермаларында, комплексларда булып, унбер ай нәтиҗәләре буенча алдынгыларны бүләкләделәр. Комплексларда иң яхшы савымчылар булып «Сарман» агрофимасының Кәүҗияк комлексыннан Гөлнара Заһирова, Зөһрә Тимофеева, Кәримә Карамова танылдылар. Аларның терлекчеләре Илгиз Корбанов,...

  • Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, селекция-нәсел хезмәте начальнигы Дамира Ханнанова, терлекчелек фермаларында, комплексларда булып, унбер ай нәтиҗәләре буенча алдынгыларны бүләкләделәр.
    Комплексларда иң яхшы савымчылар булып «Сарман» агрофимасының Кәүҗияк комлексыннан Гөлнара Заһирова, Зөһрә Тимофеева, Кәримә Карамова танылдылар. Аларның терлекчеләре Илгиз Корбанов, Инсаф Галимов, Радик Хансуваров та бүләкләнделәр. Фермаларда эшләүче савымчылардан бүләкләнүчеләр «Җәлил» агрофирмасының Ләшәү Тамак фермасыннан Тәсмия Назарова, Иске Минзәләбаштан Алмазия Әхмәтова белән Нина Краснова булдылар. Шул ук фермалардан терлекчеләр Данис Хафизов, Рәсим Зиннәтуллин, Эдгар Мельник бүләк алдылар. Иң яхшы бозау караучылар Альбина Йосыпова «Сарман» агрофирмасының Мортыштамак фермасында, Сиринә Әхмәтгәрәева «Нөркәй» агрофирмасының Юлтимер комплексында, Земфера Сарбаева «Җәлил» агрофирмасының Иске Кәшер фермасында, таналарны тәрбияләү осталары Альберт Никоноров Юлтимер комплексында, Илшат Ибәтуллин Иске Минзәләбаш фермасында, Рафаэль Хаҗиев Шыгай комплексында эшлиләр. «Җәлил» агрофирмасының Ләшәү Тамак фермасында терлекләрне ясалма орлыкландыру технологы Людмила Гыймадиева бу юлы да беренче булды. Икенче урында - «Сарман» агрофирмасының Кәүҗияк комплексыннан Рәмис Исламов, өченчедә - Сарайлыдан («Җәлил» а/ф) Раушания Хәсәншина. Иң яхшы ике лаборант «Сарман» агрофирмасыннан булды: Әлфия Гайнетдинова (Кәүҗияк) белән Сәрия Латыйпова (Мортамак). Өченче урын өчен Иске Минзәләбаштан Гөлнара Хисамиева бүләкләнде.
  • Фото һәм язма авторы - Энҗимә Габдрәхимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев