САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Техник караулар башланды

Район хуҗалыкларында булган тракторларга, аларның арбаларына техник караулар башланды. Бүген аларның беренчесе Карамалы һәм Минзәләбаш җитештерү комплексларында үтә.

Техник карауларның башлануы белән муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин үзе дә танышты. Ул, механизаторларга, белгечләргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, техник карауларны уңышлы үтүләрен, елның уңышлы килүен теләде. Механизаторлар янында шулай ук “Агрокөч” җәмгыятенең баш инженеры Айрат Гайнетдинов, “Агрокөч-сервис” җәмгыятенең бүлек начальнигы Фәрит Хәкимов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов һәм белгечләр булдылар, киңәшләр бирделәр. Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең район бүлеге начальнигы Альберт Сәлахов әйтүенчә, бу ике комплекста техник караулар үткәрү өчен график буенча дүрт көн бүленгән. Техникалар Иске Кәшердәге паркка җыелган. Әлегә эшләр тиешле режимда бара, техникалар әйбәт әзерләнгән.

Энҗимә Габдрәхимова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев