САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Шикәр чөгендере алуда эшләүче алдынгы механизаторлар бүләкләнде

Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов шикәр чөгендере алуда эшләүче алдынгы механизаторларны бүләкләделәр.

Алу комбайннарында эшләүчеләр арасында беренчелек бу юлы да – «Җәлил» агрофирмасыннан Айрат Хаҗиев белән Илсур Ильясов экипажында. Икенче урында – «Сарман» агрофирмасыннан Альмир Сәрвәров һәм Рузил Сәетшин, өченчедә – «Җәлил»дән Рузил Сафин белән Рафаэль Мәрданов экипажлары. Төяүдә эшләүчеләрдән беренчелекне – «Сарман» агрофирмасыннан Айрат Салихов, икенче урынны «Нөркәй»дән Илфат Йосыпов, өченче урынны «Җәлил»дән Дамир Моратов алдылар. Агрономнар арасында урыннар түбәндәгечә: беренче урында – Рөстәм Исмәгыйлев («Нөркәй»), икенчедә – Рамил Шакирҗанов («Сарман»), өченчедә – Гөлнара Гарифуллина («Җәлил»).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев