САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сарманлылар сынамышларга игътибар бирә ме

Симән көнне яңгыр яуса, көз пычрак килә. Кар беренче октябрьгәчә күренсә, чана юлы тиз булмас. Сентябрь аяз - кыш салкын. Август аенда аяз булса, көз пычрак килер. 12 сентябрьдә пәрәвез үсемлекләргә чорналса - көннәр җылы торыр. 13 сентябрьдә көньяктан искән җил, солы уңышының мул булуы турында сөйли. Пәрәвезләр күп очса,...

Симән көнне яңгыр яуса, көз пычрак килә.

Кар беренче октябрьгәчә күренсә, чана юлы тиз булмас.

Сентябрь аяз - кыш салкын.

Август аенда аяз булса, көз пычрак килер.

12 сентябрьдә пәрәвез үсемлекләргә чорналса - көннәр җылы торыр.

13 сентябрьдә көньяктан искән җил, солы уңышының мул булуы турында сөйли.
Пәрәвезләр күп очса, көз җылы, кыш салкын килер.
Яфраклар коелырга ашыкмаса - алда зәмһәрир кыш көтә.
Әгәр сентябрьдә имәндә чикләвек күп икән, Раштуа алдыннан бураннар дулар.
Әгәр көзен каен яфраклары агачның очыннан саргая башласа, яз иртә, астан саргайса - соң килер.
Сентябрьдә кырмыскалар үлән өстендә чабышса, кар тирән булып ятар. Астан йөрсә - кыш озын булыр.
Торналар өстән очса, матур, җылы көз озак торыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев