САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сарман районында юллар үзара салым акчаларына рәтләнә

8 сен­тябрь­дә егер­ме бер авыл җир­ле­ген­дә (Сар­ман авы­лы һәм Җә­лил бис­тә­се җир­лек­лә­рен­нән ка­ла) граж­дан­нар­ның үза­ра са­лы­мы бу­ен­ча ре­ферен­дум­нар уз­ган иде. Алар­да ха­лык ак­тив кат­наш­ты һәм та­выш бир­де. Без үза­ра са­лым ак­ча­ла­ры­ның җир­лек­ләр­дә нин­ди мак­сат­лар­да то­ты­ла­ча­гы ту­рын­да га­зе­та­да да, сай­ты­быз­да да хә­бәр ит­тек. Ре­фе­рен­дум үт­кә­ре­лгән­гә өч ай­га якын ва­кыт уз­ды. Ин­де...

8 сен­тябрь­дә егер­ме бер авыл җир­ле­ген­дә (Сар­ман авы­лы һәм Җә­лил бис­тә­се җир­лек­лә­рен­нән ка­ла) граж­дан­нар­ның үза­ра са­лы­мы бу­ен­ча ре­ферен­дум­нар уз­ган иде. Алар­да ха­лык ак­тив кат­наш­ты һәм та­выш бир­де. Без үза­ра са­лым ак­ча­ла­ры­ның җир­лек­ләр­дә нин­ди мак­сат­лар­да то­ты­ла­ча­гы ту­рын­да га­зе­та­да да, сай­ты­быз­да да хә­бәр ит­тек. Ре­фе­рен­дум үт­кә­ре­лгән­гә өч ай­га якын ва­кыт уз­ды. Ин­де үза­ра са­лым ак­ча­ла­ры җы­е­ла һәм кай­бер җир­лек­ләр­дә план­лаш­ты­рыл­ган эш­ләр тор­мыш­ка ашы­ры­ла да баш­ла­ды.

Зур Нөр­кәй авыл җир­ле­ге баш­лы­гы Әл­фия Шә­рә­фет­ди­но­ва без­гә үз­лә­рен­дә­ге эш­ләр ту­рын­да ме­нә ни­ләр сөй­лә­де:

- Зур һәм Ке­че Нөр­кәй авыл­ла­ры иң на­чар юл­лы авыл­лар иде, ди­сәм, арт­ты­ру бул­мас­тыр. Без урам юл­ла­рын тө­зек­лән­де­реп то­ру өчен кул­дан кил­гән­чә ты­рыш­сак та, кү­ләм­ле эш зур кү­ләм­дә ак­ча­лар да со­рый. Мо­ңар­чы күб­рәк ига­нә­че­ләр яр­дә­ме бе­лән эш­лә­дек. Мә­сә­лән, был­тыр Зур Нөр­кәй­дә эш­мә­кәр Фа­яз Сә­лим­гә­рә­ев ту­гыз ма­ши­на таш кай­тар­тып җәй­дер­гән иде. Ил­нур Ха­фи­зов үз­лә­ре яши тор­ган Мәк­тәп ура­мын, Да­мир Гиня­тул­лин тык­рык­лар­ны ка­рап тор­ды­лар. Ке­че Нөр­кәй­дә Ве­нер Кә­ри­мов ел са­ен бер­ни­чә ма­ши­на таш кай­тар­та кил­де. Алар­га авыл хал­кы­ның иреш­тер­гән рәх­мә­те чик­сез. Дамирга, аның кебек үк депутатыбыз Хәлил Шәйхразыевка мондый эшләрдә даими ярдәм-нәре өчен үз рәхмәтемне җиткерәм.

Юл­лар бе­лән шу­лай ин­тек­кәч, үза­ра са­лым ак­ча­ла­рын без алар­ны рәт­ләү­гә юнәл­тер­гә план­лаш­тыр­ган идек. Ха­лык мо­ны аң­лап, ре­фе­рен­дум­да да ак­тив бул­ды, хә­зер ак­ча­лар җы­е­ла баш­ла­гач һәм эш­ләр "ход­ка" кит­кәч, юл­лар­ны ка­ра­гыз гы­на, ки­рәк­сә, ак­ча та­гын би­рә­без, ди­ю­че­ләр бар хәт­та.

Үза­ра са­лым­ны без бер ке­ше­дән 200 сум кү­лә­мен­дә җы­яр­га ки­ле­шен­дек. Ул бар­лы­гы 88000 сум җы­е­лыр­га ти­еш. Бү­ген­гә 53000 сум җы­ел­ды һәм ул ак­ча­лар­га унал­ты ма­ши­на бут та­шы алып кайт­тык. Ве­нер Кә­ри­мов җи­тәк­че­ле­ген­дә биш егет үз ма­ши­на­ла­ры бе­лән аны Аз­на­кай райо­ны­ның Кәк­ре Ел­га авы­лы таш карь­е­рын­нан та­шы­ды­лар. Бер ма­ши­на таш 4300 сум то­ра.

Әле ак­ча­лар­ны җы­еп бе­те­рә­се­без бар, яңа ел­га чык­кач, хө­кү­мәт та­ра­фын­нан да бу ак­ча­лар­га би­ре­лә­се өс­тә­мә­ләр­не (җы­ел­ган ак­ча­ның бер су­мы­на - дүрт сум­нан, дип бе­лә­без) алыр­быз, дип ыша­на­быз. Эш­ләр дә әз тү­гел җир­лек­тә. Зур Нөр­кәй ягын­да­гы чүп­лек­не бе­те­рер­гә ти­еш­без. Ки­лә­се ел­га ул ти­рә­не чис­тар­тып, күл бу­ен, Күл буе чиш­мә­сен тө­зек­лән­де­рер­гә план­лаш­ты­ра­быз. Шу­лай ук авыл ур­та­сын­да­гы Са­бит чиш­мә­сен дә яңар­та­сы бар.

Республика Министрлар Кабинетының 909 нчы санлы (22.11.2013) карарыннан: "...трансферт күләме авыл җирлекләренең казначылык счетларына күчкән үзара салымның дүртләтелгән күләменә тигез. Акчалар, гаризалар нигезендә, отчет кварталы беткәннән соң күчерелә..."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев